«Кариб кризисы»нда катнашучы Алексеевск яшьләре белән очрашты

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

«Кариб кризисы»нда катнашучы
Алексеевск яшьләре белән очрашты

Анатолий Иванович Лоскутов "Импульс"яшүсмерләр клубының беренче кунагы булды.

Сугышчы-интернационалистлар һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган очрашуда «Куба» ветераны үзенең "Анадырь" стратегик операциясендә катнашуы һәм Куба утравында хезмәт итү турында җентекләп сөйләде.
Бу кичтә клуб карамагындагы балалар, аграр көллият студентлары, православие яшьләре, район үзәгендәге беренче һәм өченче мәктәп укучылары, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр "Импульс"ның кунаклары булдылар. Чара башында "Импульс" методисты Маргарита Шибалова "Кариб кризисы"ның тарихы һәм әһәмияте турында кыскача сөйләде һәм яшьләр өчен темага кагылышлы ролик күрсәтте. Очрашу ахырында яшьләр ветеранга кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлекле фото ясадылар.
«Бик кызыклы очрашу. Без "Кариб кризисы" турында күп яңалыклар белдек. Һәм, аеруча мөһим әйбер, саннар һәм фактлар гына түгел, ә ул вакыйгаларда катнашучыдан тере тарихны ишеттек. Моның өчен Анатолий Ивановичка рәхмәт», - дип уртаклашты өченче мәктәп укучысы Артем Бәдретдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International