Ата-аналар өчен БДИ

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле ата-аналар! Алексеевск районы мәгариф бүлеге сезне «Тарих» фәне буенча «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра, аның инициаторы булып Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тора. Акция 2020 елның 28 февралендә Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбе базасында узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.
Чарада:
- БДИда теркәлүнең ничек узганын һәм аудиторияләрдә утырту ничек оештырылганын;
- БДИда катнашучыларның утыра торган урыннарын;
- имтихан үткәрү пунктында (ППЭ) контроль үлчәү материалларын (КИМ) бастыру һәм сканерлау ничек уза; 
- тарихтан 2020 елгы БДИның контроль үлчәү материаллары нинди икәнлеген күрергә мөмкин булачак.
Сынау имтиханы тәмамлангач, «2020 елда БДИны оештыру үзенчәлекләре» акциясендә катнашучыларның түгәрәк өстәле булачак. Чара: сынау имтиханы – 1 сәгать, түгәрәк өстәл – 40 минут . БДИда катнашучыларга үзләре белән паспорт, кара каләм булуы зарур.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International