Район башлыгының котлавы

19 гыйнвар 2020 ел., якшәмбе

Район башлыгы Сергей Демидов бәйрәм белән котлады.

- Кадерле Алексеевск районы халкы, 
православие динендәге христианнар!

Сезне ихлас күңелдән якты һәм шатлыклы бәйрәм - Кач ману бәйрәме белән тәбрик итәм! 

Безнең һәрберебез бу зур христиан бәйрәмен рухи чистарыну һәм шатлык хисләре белән каршы ала. Бу илаһи вакыйганың зурлыгы тәкъва эшләрне илһамландыра, шәфкатьлелек, гаделлек, якыннарыбызны ярату турында искә төшерә.

Бу барлык православие христианнары өчен иң хөрмәтле һәм озак көтелгән бәйрәмнәрнең берсе. Ул өмет һәм мәхәббәт бүләк итә, рухи баетуга һәм берләшүгә булыша.

Православие нигезендә ятучы игелек һәм тынычлык гаһедләре һәрвакыт районның һәр кешесендә ярдәм табарлар, дип чын күңелдән ышанам.

Бу шатлыклы бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән Ходайның юмартлыгы, рухи күтәренкелек, озак елларга рухи көч-куәт телим. Тормышыгызда тынычлык һәм татулык! Нык сәламәтлек һәм озын гомер, шатлык, игелек һәм иминлек булсын!

Барлык эшләрдә дә сезгә ышаныч, өмет һәм мәхәббәт юлдаш булсын!

Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, игелек һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования