Үзәк балалар китапханәсендә "Мин укырга яратам!"   исемле әңгәмә булып узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе


Теләсә кайсы яшьтә дә укырга  кирәк. Бу кешене  һәм аның эчке дөньясын баета. Нәкъ менә шул хакта 5 декабрь көнне үзәк балалар китапханәсендә "Укучы гаилә” проекты кысаларында 3 нче Алексеевск урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән "Мин укырга яратам!"   исемле әңгәмә булып узды.

Балалар өчен укуның файдасы турында берничә видеоролик күрсәтелде. Видеороликларны күрсәткәннән соң китапханәче Ирина Холоднова китапларның һәм укуның файдасы турында танылган Россия һәм чит ил язучыларының, журналистларның  фикерләрен укыды.

Чарада шагыйрь, күп кенә шигырьләр авторы Титов Василий Александрович та катнашты, ул балаларга үзенең тормыш юлы,  ничек шигырьләр иҗат итә башлавы турында сөйләде, шулай ук аларның берничәсен укып узды. Ахырдан Василий Александрович балаларга үз Ватаннарын, китапны яратуларын, тормышта һәм укуда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International