Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2019 елның 12 декабрендә сәгать 12 дән  кичке 8 гә кадәр Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Алексеевск муниципаль районы  хакимиятендә кабул итү түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Алексеевск ш.т. б., Совет мәйданы,1.

Муниципаль район хакимияте компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Муниципаль районның икътисадый үсеш мәсьәләләре;

2.Җирле әһәмияттәге мәгариф-мәдәни һәм социаль мәсьәләләр;

3. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен оештыру һәм координацияләү.

Кабул итүгә алдан язылу (84341)2-53-31 телефоны буенча башкарыла. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International