Эчке эшләр министрлыгы ветераннары әфганчы ветераннар тәҗрибәсе  белән очраштылар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция подполковнигы Руслан Юнысов Эчке эшләр министрлыгы бүлеге ветераннары белән бергә сугышчан дан музеенда булды. Алар Бөек Ватан сугышында, Әфганстандагы, Төньяк Кавказдагы  сугыш хәрәкәтләрендә  һәм башка җирле бәрелешләрдә  катнашучыларның тарихы белән таныштылар. Экскурсия тәмамланганнан соң Алексеевск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннарының төрле елларда  фоторәсемнәре төшерелгән видеофильм ветераннарда аеруча кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International