Биләр мәктәбе директоры яшьләр сәясәтен үстергәне өчен бүләк белән билгеләп үтелде

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

 

Биләр мәктәбе директоры яшьләр сәясәтен үстергәне өчен бүләк белән билгеләп үтелде. Казанда "Академия" концертлар залында Татарстан   җәйге яшьләр сәясәтенең  25 еллыгын бәйрәм иттеләр.

 - Чарада меңнән артык кеше катнашты, - дип хәбәр итте яшьләр үзәге директоры Светлана Боровкова. - Алар арасында тармакның атказанган хезмәткәрләре һәм ветераннары, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре бар иде. Атказанган хезмәткәрләрне бүләкләү тантаналы чараның иң югары ноктасы булды. Алексеевск районыннан бәйрәм концертына Биләр мәктәбе директоры Андрей Чугуров чакырылган иде. ТР Яшьләр  эшләре министры Дамир Фәттахов "Яшьармияче" хәрби-патриотик клубы җитәкчесен яшьләр сәясәтен тормышка ашырудагы казанышлары өчен алтын билге белән бүләкләде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International