Алар экологияне сакларга телиләр һәм аны ничек сакларга икәнен беләләр

2019 елның 29 ноябре, җомга

Алар экологияне сакларга телиләр һәм ничек сакларга икәнен беләләр.

Бүген район үзәгенең икенче мәктәбендә "Экология, тынычлык һәм без" дигән республика фәнни- гамәли конференциясе бара. Конференция эшендә Татарстанның берничә район һәм шәһәреннән килгән мәктәп укучылары катнаша. Конференция мәйданчыгы туган як иминлегенә битараф булмаган яшь акыл ияләрен берләштерде. Компетентлы жюри түбәндәге секцияләрдә иң яхшыларны ачыклаячак: «Экология һәм сәламәтлек», «Туган якның экологик проблемалары», «Җирне саклагыз», «Калдыкларсыз планета», «ТР Кызыл китабы битләре буйлап», «Экология укучылар күзлегеннән», «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында экологик белем бирү", "Экологик тәрбия һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру".

Укучыларны һәм аларның остазларын 2 нче Алексеевск  урта мәктәбе директоры Липлянина Людмила Николаевна,   Татарстан Республикасы Алексеевск районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Кирюхина Людмила Николаевна, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Вәлиуллин Дамир Фәргать улы,  КФУның географик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасының доценты, педагогия фәннәре кандидаты Сәмигуллина Галина Савельевна,

Татарстан Республикасында рус географик җәмгыятенең яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Шәрип улы Фәрхуллин,  РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Россия туган якны өйрәнүчеләр берлеге әгъзасы Җамалетдинов Илдар Вәлиулла улы сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International