Татарстанның Пенсия фонды ана (гаилә) капиталы мәсьәләләре буенча бушлай "кайнар линия" үткәрәчәк

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

26 ноябрьдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе

  "Ана көне"н бәйрәм итүгә туры китереп, ана (гаилә) капиталын алу һәм  куллану  мәсьәләләре буенча бушлай "кайнар линия" ача.

Бу көнне иртәнге 10 нан кичке 4 кә кадәр  бөтен республика буенча бушлай "кайнар линия" телефоны эшләячәк. 8-800-100-26-27.

Төбәк бүлекчәсе белгечләре ана  (гаилә) капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия  фонды бүлегенең контакт-үзәге телефоны 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш   дүшәмбедән  пәнҗешәмбегә кадәр иртәнге  9 дан кичке 6 га кадәр, җомга көнне  - 9дан кичке 5  нче яртыга кадәр эшләячәк, төшке ашка тәнәфес  - 12дән 12 тулырга 15 минутка кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International