Вөҗдан дәресе

15 ноябрь 2019 ел., җомга

11 ноябрьдә аграр көллияттә 2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында «Белем - ул көч»  дип исемләнгән очрашу булып узды. Студентлар алдында прокурор Павел Абрамов, «Импульс» яшүсмерләр клубы директоры Анна Дубицкая һәм «ФОРПОСТ» үзәге директоры Анна Новикова чыгыш ясады. Балалар белән очрашуда кунаклар намуслылык һәм коррупциягә  каршы тору алымнары турында сөйләделәр, зур булмаган анкеталау үткәрделәр, студентлар төшергән социаль роликларны карадылар һәм интеллектуаль уеннар уйнадылар. Әлеге чара республика яшьләренең "Бирмәскә -Алмаска!» дигән  коррупциягә каршы программасы  кысаларында узды, ул  коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе ярдәмендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Ә икенче көнне,
 12 ноябрьдә, «Бирмәскә – Алмаска!» программасында тагын бер катнашучы -  Биләр мәктәбе укучысы Олеся Рыжикова Зирекле мәктәбе укучылары өчен «Гадел квиз» үткәрде. Уенда катнашучылар, сорауларга җавап биреп, кызыклы биремнәр үтәп, чарада активлык күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования