Татарстанның 36 районыннан 103 яшь фермер авылда үзләренең бизнес-проектларын гамәлгә ашыруга грантлар алды

2019 елның 8 ноябре, җомга

Бүген "2019-2024 елларга Татарстан Республикасында "Агростартап" проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү " программасы буенча конкурс нигезендә сайлап алынган җиңүчеләргә тантаналы төстә сертификатлар тапшырылды.

 ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров кулыннан мондый сертификатларны алексеевскилылар да алды.

Атап әйткәндә, болар - Наталья Зиннәтуллина, ул  "Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җитештерү" юнәлешендә 3 млн. сумлык грант алды; Никита Александров, "Алексеевск районында ит терлекчелеге буенча фермер хуҗалыгын үстерү" юнәлешендә аның грант суммасы 3 млн.сум тәшкил итте. Котлыйбыз. Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International