Өй номерыгызны күрсәтегез

2019 елның 8 ноябре, җомга

Бөтенроссия халык санын (ВПН) алуга әзерлек тулы куәтенә бара.

Бөтенроссия халык санын алу-2020гә әзерлек эшләре Татарстан Республикасы территориясендә Бөтенроссия халык санын алу вакытында халык яши яки исәпкә алынырга мөмкин булган корылмаларны урнаштыру турында тулы һәм актуаль мәгълүмат формалаштыру максатында алып барыла. 2019 елның беренче чираттагы бурычы - ВПН-2020 адреслары һәм картографик материаллары исемлекләрен булдыру.

Район дәрәҗәсендә түбәндәге эш алып барыла: мәгълүматлар нигезендә йорт адреслары исемлекләрен ачыклау,территорияне  йорт һәм санлы карталар исемлекләре нигезендә теркәү участокларына бүлү, теркәүчеләр өчен кәгазьдә инструментарий әзерләү; урыннарда теркәүчеләрнең   исемлекләрне  актуальләштерүе.

Теркәүчеләр эше барышында корылмаларның  90% ында  диярлек номер билгеләре юклыгы ачыкланды. Авылларда урам исемнәре бар, әмма алар  алыштыруны таләп итәләр.

Билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә, урамнар киселешендәге барлык почмакта урнгашкан йортларда  проспект, мәйдан, урам, тыкрык исемнәре  һ. б.лар яхшы күренергә һәм ачык язылган  булырга тиешләр; һәр йортта номер билгесе булырга тиеш; күп фатирлы йортларда подъезд һәм фатирларның ишекләрендә фатир номерлары күрсәтелә. Теркәүчеләр һәм  исәпкә алучыларның эш сыйфаты  урамнар, йортлар һәм фатир номерлары күрсәткечләре булуына  бәйле, бу исә халык санын алу нәтиҗәләренең сыйфатына  уңай йогынты ясый.

Теркәүчеләрнең эш нәтиҗәләре буенча Алексеевск муниципаль районы территориясендә 9237 корылма, шул исәптән 9226 йорт барлыгы ачыкланды.

Районның барлык  халкына үтенеч: үз йортларыгызда һәм корылмаларыгызда номер билгеләре булуны тәэмин итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International