Алексеевск көрәшчеләре билбау көрәше буенча дөнья чемпионатыннан “алтын” белән кайттылар.
31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында олы яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Бу чемпионатта 36 илдән 350 көрәшче катнашты.
Ирекле стильдә билбау көрәшенең беренче көнендә Алексеевск көрәшчеләре - тренер Бари Сөләйманов шәкертләре - Россия җыелма командасы копилкасына өч алтын медаль китерделәр (ир-атлар арасындагы ярышларда). Шулай итеп, Кабардино-Балкар, Мәскәү спортчылары һәм Алексеевскидан өч якташыбыз Россия өчен беренче алтын медаль яулады.
Классик стильдәге көрәшнең икенче көнендә Россия ир-атлар җыелма командасы шулай ук 5 алтын медаль алуга иреште, шулардан 2 медальне Алексеевск районы көрәшчеләре алды.
Дөнья чемпионаты вакытында лотерея уйнатылды, төп приз флагман смартфоны булды. Техник яңалыкның бәхетле иясе - көрәшчебез Алексей Абрамов.
Сүз дә юк, безнең көрәшчеләрнең югары нәтиҗәләре - болар берөзлексез күнегүләр ясау, шулай ук көн саен көрәш техникасы өстендә эшләү. Дөнья чемпионнарын һәм аларның тренеры Бари Сөләймановны җиңүләре белән котлыйбыз!
Ярыш нәтиҗәләре буенча Габдеҗәлил Сөләйманов - алты, Илнар Закиров - өч , Тимур Латыйпов һәм Алексей Абрамов ике тапкыр дөнья чемпионнары булдылар. Абдуллин Андрон беренче тапкыр дөнья чемпионы исемен яулады, өстәвенә, халыкара класслы спорт мастеры нормативын да үтәде.
Ярышларның беренче көне:
1 урын - Латыйпов Тимур (57 кг, ирекле стиль) Казахстан көрәшчесе белән көрәштә җиңү яулады.
1 урын - Сөләйманов Габдеҗәлил (62 кг, ирекле стиль) Карачай-Черкес көрәшчесе белән бил алышуда җиңү яулады.
1 урын - Абдуллин Андрон (68 кг, ирекле стиль) Кыргызстан көрәшчесе белән көрәштә. җиңү яулады
Ярышларның 2 нче көне. 1 урын - Абрамов Алексей (57 кг, классик стиль) Казахстан көрәшчесе белән көрәштә җиңү яулады.1 урын - Закиров Илнар (62 кг, классик стиль) Казахстан көрәшчесе белән көрәштә җиңү яулады.