Музейга мәгълүматлар кирәк

31 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

1939-1940 елларда совет-фин сугышы башлануга 90 ел тулу алдыннан  В. И. Абрамов исемендәге Туган як музее аз билгеле шушы хәрби бәрелештә катнашкан, тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе булып торган якташларыбыз  турында мәгълүматлар җыя.
Мәгълүматлар һәм өстәмә материаллар җыю “Кышкы сугыш” башлануның 90 еллыгы истәлегенә вакытлы күргәзмә оештыру максатыннан алып барыла. Без һәрбер мәгълүматка шат булачакбыз. Әгәр  сезнең бу чорда Карелия муентыгында сугышкан туганнарыгыз, шулай ук бу кешеләрнең фотосурәтләре, документлары һәм шәхси әйберләре турында мәгълүматларыгыз булса, сезне хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Музей материалларыгызны  күргәзмә үткәрү чорына вакытлыча саклауга яки бүләккә кабул итәргә әзер. Музей телефоны: 2-43-47, 89274099110, Осянин Владислав Александрович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования