Тәҗрибә уртаклаштылар

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда “Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

  Көн дәвамында 146 нчы «Ресурс» лицеенда Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләре экспертлары, остазлары белән бергә Алексеевск районы педагоглары белем бирүдә трендлар, инновацион остазлык модельләрен үстерү, сәләтле һәм мотивацияле яшьләр белән эшләгәндә остазлык эшчәнлеге стратегияләре һәм технологияләре, шулай ук белем алуда кыенлыклары булган мәктәп укучылары белән фикер алыштылар.
“Мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрүнең социаль-педагогик факторлары: хәзерге заман остазлык практикасы” секциясендә “Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы  мәгариф бүлеге" муниципаль казна учреждениесенең укыту-методик эш буенча начальник урынбасары Шакирова Диләрә Дамир кызы чыгыш ясады. Ул «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе һәм Казан (Идел буе) федераль университетының "Н.И. Лобачевский исемендәге лицее" гомуми белем бирү мәктәп-интернаты белән хезмәттәшлек итү буенча эш тәҗрибәсен   уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International