Диктант язарга килегез

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

«Зур этнографик диктант» Халыкара акциясе 1 ноябрьдә  сәгать 11 дә Алексеевск районының  үзәк китапханәсендә узачак.

Акция Халыклар  бердәмлеге көненә багышлана.

Диктант язуда, яшенә, белеменә, социаль хәленә, нинди дин тотуына һәм гражданлыгына карамастан, рус телен белүче теләсә кем  катнаша ала. Акциягә йомгаклар  Россия Федерациясе Конституциясе көненә – 12 декабрьгә ясалачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International