Гражданнарның үзара салым акчасын гамәлгә ашыру турында

26 октябрь 2019 ел., шимбә

Без, гражданнарның үзара салым акчаларын гамәлгә ашыру турында сөйләп, район үзәге һәм Алексеевск районы җирлекләрендә яшәүчеләр алдында хисап бирүебезне дәвам иттерәбез.

Элегрәк без алексеевскилыларның район үзәгендә, Кыркүл, Зур Полянка, Ромодан һ. б. авылларда акчалары нәрсәгә сарыф ителүләре турында сөйләдек. Бүген сүз Лебедино авыл җирлеге турында барачак, аның җитәкчесе - Юрий Тюкарев.

 

КОЕ

Берничә көн элек кенә Новоспасск авылында яңа скважина борауланды. Халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү мәсьәләсенең беренче чиратта торуы сер түгел. Хәзер скважина 72 метр тирәнлектә борауланган. Бораулау дәвам итә.

 

УРАМНАРНЫ ЯКТЫРТУ

Көн озынлыгы кыскарганнан-кыскара  бара. Урамнарны яктырту мәсьәләсе актуальрәккә әйләнә. Лебедино авыл җирлеге урамнарын 135 яңа урам фонаре яктырта. Җирлек башлыгы һәм авыл халкы авыл электрчысы Александр Николаевич Рабекинга фонарьларны урнаштыруда һәм тоташтыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтә.

 

ЮЛЛАР

Әлбәттә, юллар авыл иминлегенең нигезе булып тора. Быел лебединолылар үз акчаларына Лебедино авылының Урман урамындагы   юлына вак таш җәяргә ярдәм иттеләр. Түшәмәнең озынлыгы - 340 метр. Новоспасск авылында да 8 нче Март урамында 160 метрлы юл барлыкка килде. Лебединолылар киләсе елга планнар коралар инде: гражданнардан җыелган һәм арттырылган үзара салым акчасына Березовая Грива авылында Үзәк һәм Пушкин урамнарына вак таш җәю планлаштырылган.

 

ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

 

Халык акчасы ярдәмендә көндәлек, ләкин шулай ук мөһим төзекләндерү проблемалары хәл ителә. Үзара салым акчасына сатып алынган трактор тулы куәтенә эшли. Биш каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы төзекләндерелде. Лебединода халык һәм электр тапшыру линияләрен куркыныч астына куйган иске агачлар киселде. Күп кенә алексеевскилылар яраткан чишмәдә берөзлексез  диярлек  төзекләндерү эшләре алып барыла, анда  район кешеләре  һәм

  кунаклары су алырга киләләр, хәтта Хач ману  бәйрәмнәрендә  ясалган купельдә коеналар.

 

КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК

Үзара салым акчасына янгын сүндерү машинасы карап тотыла, ул ут белән көрәшкә чыгарга һәрвакыт әзер. Өлкән янгын сүндерүче Павел Алексеевич Мамонтов җитәкләгән авыл кешеләреннән торучы ирекле ут сүндерүчеләр командасы аркасында бик күп бәлаләр булдырылмыйча калды.

Лебединода шулай ук елга аша күперләр салынган. Бу хәтта  ташу вакытында да  кешеләргә сулык аша бер дә курыкмыйча чыгарга ярдәм итә.

Лебединолыларның планнарында - башланган эшне дәвам иттерү һәм авылның иминлеген арттыру. Новоспасск авылында су башнясын реконструкцияләүгә, Березовая Грива һәм Лебединода юллар төзүгә аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук яңа  каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары урнаштырылачак һәм авылны төзекләндерү эше дәвам итәчәк.

Соңыннан шуны да өстәп китик, җирлек башлыгы Юрий Тюкарев Instagram челтәрендәге аккаунтында башкарылган һәм планлаштырылган эшләр турында җентекләп сөйли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования