Илкүләм проект кысаларында

26 октябрь 2019 ел., шимбә

Алексеевск районында «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру дәвам итә.

Безнең  65 яшьтән өлкәнрәкләр якташларыбыз медицина учреждениеләренә Алексеевск муниципаль районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге хезмәткәрләре   озата баруында һәм аларның игътибарлы контролендә баралар. Тулаем алганда, эш җайга салынган: бу план-график нигезендә башкарыла. Бүгенге көндә әлеге хезмәттән 282 кеше файдаланган. «Өлкән буын» проекты кысаларында 2019 ел ахырына кадәр «Алексеевск үзәк район хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенә  тагын ике йөздән артык кеше килер, дип планлаштырыла. «Көмеш» яшьтәге кешеләр өчен мондый ярдәм аеруча да мөһим һәм кирәк, дип әйтергә кирәк.  Алар моның өчен бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования