Алексеевск районында гражданнарның үзара салым акчасын гамәлгә ашыру турында

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Быел Кыркүл авыл җирлегендә үзара салым акчасына су проблемасы хәл ителә, урамнар яктыртылды, күпер төзелде. Шулай ук авыл халкы акчасына авылда үлән чабыла.

2016 елдан калган үзара салым акчасына 15 метр биеклектәге һәм 25 куб. метрлы суэтем башнясы урнаштырылды.

- Авыл халкы аны урнаштыруга 90 мең сум акча кертте, ә республика программасы ярдәмендә әлеге суммага 363 мең сум  өстәлде, - ди җирлек башлыгы Елена Косова.

- Августта «Алексеевск» КП хезмәткәрләре аны урнаштырырга булышты. Ә сентябрь аенда район бюджетыннан бүлеп бирелгән акча ярдәмендә «Алексеевскводоканал " хезмәткәрләре искесен сүтеп, яңасын урнаштыру өчен бетон нигез салдылар. Бүгенге көндә ул урнаштырылды инде һәм тиздән тоташтырылачак.

Үзара салым акчасына җыелган 60 мең сумга «Төзекләндерү» хезмәтчәннәре Октябрь һәм Үзәк урамнары юл чатында күпер салдылар.

Гражданнар җыенында авыл халкы белән бергә без төп игътибарны урамнарны яктыртуга юнәлтергә булдык, ул авылда җитәрлек түгел иде. Бу проблеманы хәл итү өчен баштан аерым урам үткәргечен сузарга кирәк иде. Июль аенда президент программасы буенча Комсомол урамы һәм Яңа урамның бер өлешендә гомуми озынлыгы 1000 метрлы урам утлары монтажланды. Үзара салым акчасына Нагорная урамында, И.Макаров тыкрыгында, Садовая урамының бер өлешендә   тагын 1200 метр урам утлары суздык. Авылда барлыгы 47 фонарь бар, аларның 26 сы дугалы терекөмеш лампалы (ДРЛ). Үзара салым акчасына 13 светодиод яктырткыч фонаре сатып алынды, һәм хәзер ДРЛ урынына светодиод яктырткычлары урнаштырабыз, алар 5 тапкыр экономиялерәк. Элегрәк шулай ук Президент программасы буенча 15 фонарь алмаштырылган иде инде. Шулай итеп, үзара салым программасы һәм республика хакимияте ярдәме белән Кыркүлдә урамнарны яктырту проблемасы хәл ителә.

Аерым рәхмәт сүзләрен МТЗ-82 тракторында авылда үлән чабучы Анатолий Легоньковка әйтәсе килә (Л.Г. Марусина фотосы). Аның тырышлыгы белән Яңа урам, авылга керү юлы, чиркәү янындагы территория, күл ярларының бер өлеше һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең йорт яны территорияләре тулы тәртиптә тотыла.

Үзара салым программасында катнашкан бөтен халыкка  рәхмәт әйтәсе килә. Без бергә алга барабыз. Бу мәсьәләдә бөтен Кыркүл халкына ярдәменә өметләнәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International