Алексеевскилылар өчен "кайнар линия"

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

 31 октябрьдә гаиләдә иминлек булмауны һәм көнкүрештәге ызгыш-талашларны булдырмау мәсьәләләре буенча «кайнар линиясе» телефоны ачылачак.

«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

Телефоннары:

8843-236-00-71, 236-40-62.

Консультация вакыты:

иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр.

Гражданнарга консультацияләрне  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International