Алексеевск районында хайваннар һәм кошларның куркыныч инфекцияләрен бетерү буенча өйрәнүләр булып узды

2019 елның 18 октябре, җомга

 Федераль һәм республика хезмәтләре вәкилләре катнашында зур чара булып узды. Ведомство хезмәткәрләре кош гриппы, Африка дуңгыз чумасы, түләмә (Себер язвасы)  һәм нодуляр дерматитны ачыклау очрагына дип этаплап эшләделәр.

Имештер, Юеш Көрнәле шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекләр күпләп һәлак булган. Алга таба - инструкция буенча гамәлләр: диагноз кую; йогышлы авыру очракларын теркәү; янәшәдәге районнарның җирле үзидарә органнарына,  ветеринария хезмәтенә хәбәр итү; инфекция чыганакларын ачыклау;  авыру һәм   авыру дип шикләнелгән хайваннарны аерып алу,  авыруларын дәвалау;  аларны суярга мәҗбүр булу яки юк итү; саклау һәм мәҗбүри прививкалар; диагностик тикшеренүләр үткәрү һ. б.лар. Өйрәнүләр барышында кош гриппының шартлы учагын бетергәндә Алексеевск районы дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренең гамәли күнекмәләре эшләнде, шулай ук ведомствоара бәйләнешне камилләштерү буенча бурычлар хәл ителде.

Өйрәнүләр станция карамагындагы көчләрнең һәм чараларның йогышлы авыру учакларының, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның килеп чыгуын булдырмау һәм бетерү, шулай ук дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация буенча профилактик чаралар үткәрү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирүләрен күрсәттеләр. Өйрәнүләрнең практик өлешен уздырганнан соң, делегация "Эдем" предприятиесенең ит эшкәртү цехына юл алды, анда катнашучылар ит продукциясе белән тәэмин итү, аны эшкәртү этаплары һәм саклау шартлары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International