ТРда КФҮ экспертларыннан ун файдалы киңәш

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

ТРда КФҮ экспертларыннан ун файдалы киңәш

Эш дәүләт хезмәтләренә кагылганда нишләргә?  Бу хакта Татарстан Республикасында “Мои документы” үзәге экспертлары сөйли.

  • Фамилиямне алыштырырга телим. Моны МФЦда эшләп буламы?
  • Шәхси мәгълүматларны алыштырганда барыннан да бигрәк дәүләт хезмәтләренең теләсә кайсы уңайлы үзәгенә килеп паспортны алмаштырырга кирәк. Яңа паспорт белән шунда ук сез башка документларны: йөртү таныклыгын, СНИЛС, ИННны алыштыра аласыз.

- Бала туганнан соң МФЦда нинди документларны рәсмиләштерергә мөмкин?

- Күп функцияле үзәк аркылы яңа туганнарны яшәү урыны буенча теркәргә, алар өчен ИНН, СНИЛС, ана капиталына сертификат рәсмиләштерергә, балалар бакчасына чиратка язылырга, ә әти-әниләргә бала пособиеләре алырга була. Бу хезмәтләрнең күп өлешен комплекслы соратуга кертергә мөмкин, ягъни бары бер генә гариза язарга.

- Дәүләт пошлинасын ничек түләргә: сорату биргәнчеме яки биргәчме?

- Дәүләт пошлинасын дәүләт хезмәтләре үзәгендә кабул ителүгә кадәр яки анда баргач документлар тапшыру барышында түләргә була (һәр үзәктә түләү өчен махсуслаштырылган терминал бар, аннан файдаланырга консультант ярдәм итә).

- Үз эшемне ачарга һәм шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә уйладым. «Мои документы» миңа ярдәм итә аламы?

- Үзәкнең барлык филиалларында шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә мөмкин. Үзең белән нотариус раслаган күчермәсе белән паспорт кына алып килергә кирәк. Монда шулай ук рәсми төстә үзмәшгуль булу һәм крестьян (фермер) хуҗалыгын теркәү мөмкинлеге бирелә.

- Татарстанның КФҮдә Россиянең башка өлкәсендә урнашкан күчемсез милек объектына ЕГРНнан өземтәгә заказ биреп буламы?

- Әйе, өземтәгә Россиянең теләсә кайсы төбәгенә заказ бирергә була.

- Ерак авылларда яшәүчеләргә КФҮ хезмәтләреннән ничек файдаланырга?

- 1000нән артык кеше яшәгән авыл җирлекләрендә график буенча филиал хезмәткәрләре кабул итә. Ерактагы   пунктлары авыл советларында урнашкан. Монда КФҮдә күрсәтелә торган барлык хезмәтләрне алырга мөмкин, ә алар 180 нән артык. Рәсми төстә бу пунктлар КФҮнең территориаль аерымланган структур бүлекчәләре дип атала. Республикада алар барлыгы 281 әү.

- Анда баруны планлаштыру өчен офисның эше тыгыз булмаган сәгатьләрне билгеләп буламы?

- КФҮнең рәсми сайтында (mfc16.tatarstan.ru) ТРда КФҮнең барлык 57 офисының да эш графигы бирелгән. Алар белән һәр филиал битендә «Отделение» бүлегендә танышырга була. Аларда кешеләр килүнең иң күп һәм аз вакытлары билгеләнә. Шулай булгач, иң буш вакыт чорларын билгеләп була. Графиклар хәл үзгәрүгә ярашлы төстә яңартылып тора.

- КФҮ эшчәнлеге турында мәгълүматны ничек алырга?

- Актуаль мәгълүмат рәсми сайтта (mfc16.tatarstan.ru), ВКонтакте (vk.com/16mfc) һәм Инстаграм (instagram.com/mfc16_tatarstan/) социаль челтәрләрендә урнаштырылган. Кызыксындырган сорауларга колл-үзәк белгечләре 8(843)222-06-20 телефоны аша тулы җавап бирерләр.

- Йөк ташу белән шөгыльләнәм. МФЦда “үзмәшгульләр” темасы буенча профессиональ консультация алырга буламы?

- Казанның барлык КФҮ офисларында, шулай ук Әгерҗе, Яр Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Мөслим, Менделеевск, Актаныш, Минзәлә, Яшел Үзән һәм Түбән Камадагы үзәкләрдә Skype аша «Проверенный бизнес» Интернет-ресурсы белгечләренә сорау бирергә була, ул ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Прокуратурасының уртак проекты булып тора. Монда үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимының барлык нюансларын аңлата алырлар. Моннан тыш, үзәк хезмәткәрләре сезне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирерләр.

 

Исегездә тотыгыз! КФҮгә визитыгызны планлаштырганда РФ гражданы паспортын онытмагыз. Хезмәтләр бары тик әлеге документ булганда гына күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International