"Россия лидерлары" конкурсы турында

17 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы “Россия лидерлары” Бөтенроссия идарәчеләр конкурсының өченче сезонын үткәрү турыңда хәбәр итә

 

Конкурска Россиянең идарә итү тәҗрибәсенә ия булган 55 яшькә кадәрге һәр гражданы гариза бирә ала. Проектны гамәлгә ашыру барышында  катнашучылар биремнәр үтәячәкләр һәм  комплекслы компетенцияне бәяләү узачаклар.

 Финалчылар  1 млн. сум күләмендә грантлар алачаклар, аларны киләчәктә уку өчен файдаланачаклар.

Җиңүчеләрне бер ел  эре компанияләрнең топ-менеджерларыннан  һәм илнең әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләренннән  шәхси карьера консультацияләре көтә. Теркәү һәм конкурс буенча кирәкле мәгълүмат лидерыроссии.рф сайтында урнаштырылган. Конкурста катнашу бушлай.

Гаризаларны  7 октябрьгә кадәр (бу көнне дә кертеп) бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования