Цифрлыга күч

8 октябрь 2019 ел., сишәмбе

 

Гражданнарның якланмаган категорияләре  өчен цифрлы телевизион приставка яки телевизион антенна сатып алганда җиһазларның факттагы бәясе күләмендә, ләкин җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан да артык булмаган күләмдә компенсация каралган. Компенсация
алу хокукына түбәндәгеләр ия: 
- җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр;

- 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар,
шулай ук җан башына уртача керемнәре 20 000 сумнан артмаган инвалидлар.  Тулырак социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп  белергә була. 

Район халкына цифрлы җиһазлар урнаштыруда махсус өйрәтелгән 29 волонтер ярдәм итә. Җиһазларны көйләү мәсьәләләре буенча җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар тоташтыру һәм көйләү өчен волонтер җибәрәчәкләр. Район үзәгендә волонтерлар эшен аграр көллият координацияли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования