БАДМИНТОН ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘДӘ

8 октябрь 2019 ел., сишәмбе

БАДМИНТОН ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘДӘ

Якшәмбе көнне Россия, Болгария,  Әрмәнстан һәм Израиль
федерацияләре җитәкчеләре Алексеевскида бадминтонны үстерү үзәгендә булдылар. Бу көнне анда «ТР шәхси кубогы»на сайлап алу кысаларында бадминтон буенча ТР Үзәк лигасы ярышлары узды. Финал өлешенә сайлап алу өчен алты районнан 90 га якын спортчы көч сынашты. Россия милли бадминтон федерациясе советы рәисе Андрей Антропов, Артур Хачатрян һәм Оганнес Хачатрян (Әрмәнстан бадминтон федерациясе), Пюзан (Болгария Федерациясе), Михаил Зильберман (Израиль Федерациясе) һәм ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин Бадминтон буенча Татарстан Үзәк лигасы ярышларында катнашучыларны сәламләделәр һәм яшь спортчылар белән фотога төштеләр. 

Шулай ук делегация ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов озатуында Воскресение гыйбадәтханәсендә булды. Алар өчен экскурсия үткәрелде, шуннан соң кунаклар изгеләр сөякләренә кагылдылар шәмнәр куйдылар. Шулай ук федерация җитәкчеләре Герман Казанский хөрмәтенә куелган часовняны да карадылар. Алексеевск районына сәфәрләре кысаларында кунаклар Биләр чишмәсендә булдылар. 

Ярышларга килгәндә исә, финал өлешенә 18 спортчы үтте. Моннан тыш, сайлап алу турнирын ачу тантанасында яңа спорт формасы тәкъдим ителде, аларны киеп, Алексеевск бадминтончылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясаячак. Стильле һәм матур форма район башлыгы Сергей Демидов инициативасы белән алынган.

 - Форма безгә бик ошый, бик уңайлы, - дип уртаклашты Данил Борков. - Безнең райондагы кебек матур,  ачык төстәге  спорт костюмнары беркемнең дә юк әле, - ди Александра Херувимова. - Хәзер без башка спортчылар янында аерылып торачакбыз.

-  Мондый бүләк өчен рәхмәт, - дип белдерде бадминтончыларның  уртак фикерен  Виталина Кузьмина. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования