Район башлыгы котлавы

2019 елның 5 октябре, шимбә

Район башлыгы Сергей Демидов

Укытучылар көне белән котлый!

Хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары, һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Укытучылар көне - үзенчәлекле бәйрәм. Бик күп һөнәрләр арасында укытучы һәрчак аерым урында  торды һәм тора. Бу - һәр кешенең бәйрәме, чөнки ул кем генә булмасын  — Президентмы ул, диңгезчеме, машина йөртүчеме, табибмы, музыкантмы - барыннан да элек кемнеңдер элеккеге укучысы.

Без барыбыз да кайчандыр беренче тапкыр беренче сыйныфка килдек, һәм киләчәк язмышыбыз анда  безне кем каршы алуына  бәйле  иде. Укытучы, педагог – ул саклаучы, иҗат итүче, ул безне балачак, үсмерлек, яшьлек еллары аша алып бара, көн саен, кайчак күзгә күренмәслек   батырлык эшли – үз белемен бирә, йөрәге һәм күңеленең бер өлешен  безгә сала. Ул безгә тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итә. Укытучы булу - һөнәр түгел, ә кешедән зур нәтиҗә таләп итүче гаять мөһим эш. Укытучы өчен тәрбияләнүчеләренең уңышларыннан да зуррак бәхет юк. Ул шуның белән сулый, шуның белән яши һәм тантана итә.

Укучыларыгыз  сезне һәрвакыт сөендерсен һәм рухландырсын! Сезне беркайчан да иҗат итү һәм иҗатка омтылу ташламасын, ә һәр  көн укучыларыгызга танып белү шатлыгы китерсен,  балалар  йөрәгенә матурлык һәм яхшылык укытучы сүзе аша  сеңсен.  

Сезгә чын күңелдән барлык планнарыгызның һәм идеяләрегезнең тормышка ашуын, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, ярдәмчел һәм аңлый торган әти-әниләр, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! 

Бәйрәм белән, кадерле укытучыларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International