Алексеевск районы башлыгы грантларын алуга гаризалар кабул итү старт алды

4 октябрь 2019 ел., җомга

Грантларның гомуми приз фонды 120 мең сум тәшкил итә.

Район кешеләре өч грантта: “Иң яхшы җитәкче”, “Иң яхшы белгеч”, “Иң яхшы хезмәткәр” грантларында  катнаша алалар. Грантларның һәркайсында җиңгән өчен  40 мең сум каралган. Гаризалар бу елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә. Сайлап алу нигезләмәләре һәм критерийлары белән газетабызның alekseyevsk.ru сайтында, шулай ук районның рәсми порталында  тематик бүлектә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования