Эш, җитештерү, һөнәр, вазыйфа, белгечлек исемлегенә үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә  фиксирланган   түләү күләмен арттыру билгеләнә

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 25.06.2009 ел,  8051 нче карары белән эш, җитештерү, һөнәр, вазыйфа, белгечлек исемлегенә үзгәрешләр кертелде,

алар нигезендә РФ Хөкүмәтенең 29.12.2018 ел, 1440 нче (алга таба-һөнәрләр һәм вазыйфалар исемлеге) карары белән расланган"Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законның 17 маддәсе, 14 нче өлеше нигезендә

картлык буенча иминият пенсиясенә һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә  фиксирланган   түләү күләмен арттыру билгеләнә.

 

Атап әйткәндә, һөнәрләр һәм вазыйфалар :

- диспетчер;

- лаборант;

- ветеринария даруханәсе мөдире;

- табиб-эпизоотолог.

- товар җитештерүче авыл хуҗалыгы эшмәкәре кебек вазыйфалар белән тулыландырылды.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе сыйфатында эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру чорлары теркәү урыны буенча салым органы белешмәсе белән хәбәр итүче тарафыннан расланган булырга мөмкин:

- бердәм авыл хуҗалыгы салымын түләү факты һәм чорлары турында (ЕСХН);

 шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе  сатудан кергән табышның өлеше товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатудан гомуми керем өлеше кимендә җитмеш процент тәшкил иткән чорлар  турында.

 Авыл хуҗалыгы стажына бары тик  ике шарт та үтәлә торган

 чорлар гына исәпкә алыначак.

Игътибар итегез, күрсәтелгән белешмәләрне тапшыру бурычы мөрәҗәгать итүчегә йөкләнде, ә фиксирланган түләүне яңадан исәпләү турында гариза, шул исәптән

"авыл хуҗалыгы стажы»н да  исәпкә алып, бары тик мондый яңадан исәпләү өчен кирәкле барлык документларны тәкъдим иткән шартларда гына кабул ителергә мөмкин.

 

Барлык эшче атамаларына карата.

Авыл хуҗалыгы стажына, шул исәптән,  

авыл хуҗалыгы техникасына һәм җитештерү җиһазларына  хезмәт күрсәтү һәм ремонтлауны, авыл хуҗалыгының җитештерү  объектларына хезмәт күрсәтү һәм саклауны күздә тотучы эшче  һөнәрләрендә эшләү чорлары да кертелә.   

 

Шул уңайдан авыл хуҗалыгы стажына  

газлаштыру буенча техник күзәтчелек эшчесе,

колхоз төзүчесе, совхозның балта остасы, кош фабрикасының ветеринария блогы ассенизаторы, җәнлек совхозының төзү материаллары склады кладовщигы, авыл хуҗалыгы оешмасы остаханәсенең ремонт токаре,

совхоз пыяла куючысы, колхоз кладовое эшчесе вазыйфасында эшләү чоры стажын исәпкә  алу турындагы мәсьәләсе уңай хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International