Татарстан Пенсия фонды һәм Суд департаменты беренче тапкыр үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәудәт Салихов дәуләт учреждениесе – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе белән Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе арасында үзара мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

Әлеге килешү ике як арасында тизәйтелгән документ әйләнешен, заманча, шифрлау һәм электрон имза функцияләре белән ViPNet программалар комплексының криптографик мәгълүмат саклау чараларын кулланган элемтә каналларын кулланышка кертергә импульс бирә, бу исә безгә «Персональ мәгълүматлар турында»гы закон таләпләрен үтәп, чагыштырмача кыска вакыт эчендә соралган мәгълүматны жибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

  • Имзаланган документ – соңгы елларда безнең арада урнашкан нәтиҗәле элемтәнең табигый дәвамы, безнең оешмалар арасындагы үзара мәгълүмат алмашуның алдынгы ысулларын куллануның яңа биеклеге. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлегебез төрле төп юнәлешләр буенча үсеш алачак, - дип билгеләп үтте Пенсия фондынын Татарстан бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International