ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск районында булды.

2019 елның 16 августы, җомга

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск районында булды. Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов озатуында министр урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Районның агросәнәгать комплексы вәкилләре белән сөйләшү  темалары сөткә сатып алу бәяләре, ягулыкка ташламалар, уңыш күрсәткечләре булды. "Родина"колхозында терлекчелек комплексы төзү турында да сөйләштеләр.

 Районда бал җитештерүне актив үстерүче  умартачы  Сергей Катков күргәзмәдә  үз продукциясен тәкъдим итте,

Министр Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Сергей Демидов урып-җыю алдынгыларын сертификатлар һәм премияләр белән билгеләп үттеләр. 16 августка Алексеевскида 11 мең га мәйданда 26 мең тонна ашлык суктырылган, уңышлылык   гектардан 23 ц тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International