Санлы телевидениегә күчү

2019 елның 13 августы, сишәмбе

 

2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасына  санлы телевидениегә тулысынча   күчәргә туры киләчәк, аның кысаларында аналог эфир телетапшыруы туктатылачак.  Әгәр телевизор экраннарыгызда "Беренче канал", "Россия 1", НТВ, 5 Канал логотибы белән янәшә "А" хәрефен күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидениене карыйсыз.

 

Санлы телевидениегә күчү кысаларында сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

 

Әгәр телевизор DVB-Т2 санлы стандартны кабул итә икән, каналларны санлы форматта карау өчен телевизорны антеннага тоташтыру да җитә. 

Әгәр телевизор кирәкле санлы стандартны хупламый икән, антенна - DVB-T2 стандартлы приставкага, ә приставка телевизорга тоташтырыла.

Телевизорыгызның DVB-Т2 санлы стандартына туры килү-килмәвен ике ысул белән ачыкларга мөмкин:

 

Телевизор паспортында DVB-Т2 язулары булуын карарга. Әгәр ахырда 2 ле  саны  юк икән, димәк,  телевизорыгыз санлы телетапшыруларны кабул  итү форматында түгел. 

Интернеттан исеме буенча марка һәм модель  характеристикаларын табарга, моның өчен эзләү  кырында телевизорыгызның моделен күрсәтү дә җитә. Пәйда булачак биттә «барлык характеристикалар» төймәсенә басарга, "сигнал кабул итү" пунктын табарга кирәк. Әгәр телевизорыгыз санлы эфир тапшырулары стандартына ярдәм итә икән, әлеге пункт каршында DVB-Т/Т2 MPEG4, дип язылган булырга тиеш.

Санлы эфир телетапшыруларын карау өчен теләсә кайсы телевизорга антенна кирәк, ул аналог сигналын да, санлы эфир телевидениесе сигналын да (всеволновая) кабул итә. Санлы эфир телевидениесенә күчү кабельле телевидение, IP телевидение, спутник телевидениесенең түләүле челтәрләренә тоташтырылган абүнәчеләргә, шулай ук телевизор экраннарында «А»хәрефе булмаган эфир телетапшыруы абүнәчеләренә кагылмый. Бу очракта телевизор санлы эфир телетапшыруларына автомат рәвештә тоташтырыла.

 

Санлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-222-87-16 номеры буенча республика кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International