21 мартта иртәнге 9 нчы 10 минутта Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затлар күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева “ТНВ” телеканалында «Здравствуйте!» мәгълүмати-танып белү программасы кунагы булачак.
Татарстан Росреестры вәкиле туры эфирда телевизор караучыларга хокукларны дәүләт теркәвенә һәм кадастр учетына бирелгән документларның ни өчен карамыйча-нитмичә кире кайтарылу сәбәпләрен һәм шундый хәлләр килеп чыкканда гражданнарга нишләргә кирәклеген аңлата.
«Здравствуйте!» программасын «ТНВ» телеканалында иртәнге 9 нчы 10 минутта карагыз.
Өстәмә төстә шуны хәбәр итәбез: булган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республиккасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) “Матбугат хезмәте” бүлегендә («видеосюжетлар», «радиоэфирлар»), “ВК” социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук youtubта Татарстан Росреестры каналында танышырга була.