Балаларны мәктәпкәчә учреждениегә алу турында

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

 

 

Хөрмәтле ата-аналар!

Игътибарыгызны  балалар бакчаларын комплектлау башланганчы аның эшләү срогы тәмамланган очракта ташламаларны раслау кирәклегенә юнәлдерәбез

 Татарстан Республикасында балалар бакчаларын  яңа уку чорына төп комплектлау 1 июньнән башлана.

 Әгәр сезнең гаризагыз “Ташламаларны раслау” статусында торса,  “Татарстан Республикасы Алексеевск мунициаль районы мәгариф бүлеге”  муниципаль казна учреждениесендә комплектлау башланганчы ташламаны һәр көнне  дүшәмбедән җомгага кадәр  иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр раслатырга кирәк. Адрес: . Алексеевск ш.т.б., Казаков урамы,  9б йорт, тел. 8 (84341) 2-43-02.

 

 “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында документларны раслау өчен ташламалар категорияләре

 

  1. Күп балалы гаилә балалары;
  2. Инвалид балалар;
  3. Хәрби хезмәткәрләр балалары;
  4. Прокурор һәм  Тикшерү комитеты хезмәткәрләре балалары;  
  5. Полиция хезмәткәрләре балалары;
  6. Судья балалары;
  7. Махсус званиегә ия булган һәм  җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә һәм органнарында хезмәт итүче хезмәткәрләр балалары;     
  8. Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәт хезмәткәрләре балалары; 
  9.  Федераль янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләр балалары;
  10. Ата-аналарның берсе генә булса да инвалид булган гаиләләр балалары;
  11.  Чернобыль АЭСындагы фаҗига нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган гражданнар балалары;
  12.  Хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә   гарипләнүе  яки  сәламәтлегенә башка зыян килү һәм полициядә алга таба хезмәт итү мөмкинлеге булмау аркасында полициядә хезмәт итүдән чыгарылган Россия Федерациясе гражданнары балалары;
  13. Россия Федерациясе гражданины линиясе буенча хезмәткәрләр иждивениесендә торучы  балалар;
  14.    Хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә   гарипләнүе  яки  сәламәтлегенә башка зыян килү һәм полициядә алга таба хезмәт итү мөмкинлеге булмау аркасында полициядә хезмәт итүдән чыгарылганнан соң бер ел дәвамында  үлгән Россия Федерациясе гражданнары балалары;
  15.  Россия Федерациясе таможня органнары хезмәткәрләре балалары;
  16.  Россия Федерациясенең Төньяк Кавказ төбәге  территориясендә  терроризмга каршы операцияләр үткәрү буенча террористик оешмалар һәм төркемнәр, берләшкән гаскәрләр группировкалары эшчәнлеген ачыклау һәм юк итү буенча махсус көчләрнең  һәлак булган (хәбәрсез югалган), үлгән, инвалид булып калган хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләре  балалары;
  17.   Полициядә хезмәт  итү чорында алган авырулары аркасында үлгән полиция хезмәткәрләре балалары;
  18.  Эчке эшләр органнары,  дәүләт янгынга каршы хезмәте, Дагстан Республикасы территориясендә терроризмга каршы көрәштә турыдан-туры катнашкан һәм һәлак булган (хәбәрсез югалган), хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә инвалидка әйләнгән  җинаять-башкару системасы хәрби хезмәткәрләре һәм хезмәткәрләре балалары ( РФ Хөкүмәтенең  25 август, 1999 ел, 936 нче карары);
  19.  Гарипләнү яки  хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә сәламәтлегенә башкача зыян килү сәбәпле һәлак булган (үлгән)  полиция хезмәткәрләре балалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International