Кайнар линия

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Балаларның белем алуга хокукларын  һәм балаларның 1 нче сыйныфка керү мәсьәләсе буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтүне гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатында  2019 елның 27 февралендә кичке 5 тә Татарстан Республикасында  бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буенча “кайнар линия” эше оештырылачак. “Кайнар линия”  телефоны эшендә Татарстан Республикасында  бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасында   Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре  муниципаль берәмлеге  Башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләренең катнашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International