"Бал корты"нда Туган тел көне

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

«Бал корты» балалар бакчасында Туган тел көне бәйрәме  матур буяулары белән шаулап-гөрләп узып китте. Балалар кунаклар өчен төрле халыклар ашларыннан торган күп кенә кулинария экспозицияләре, милли киемнәр күргәзмәсе һәм күңелле тамаша әзерләгәннәр иде. Актлар залында данлы Татарстаныбызда яшәүче төрле халыкларның шигырьләре, җырлары, хикәятләре яңгырады. Рус, татар, әрмән, чуаш телләрендә башкарылган концерт номерлары тамашачыны бөтереп, дуслык, үзара аңлашу һәм халыклар арасында тынычлык атмосферасына алып кереп китте. Тамашчылар барысы бергәләп артистларга кушылып җырладылар һәм аларны көчле кул чабуларга күмделәр.  Ләкин иң көчле алкышларны балалар бакчасы мөдирәсе Надежда Тарасова бүләк итте. Ул тәрбияләнүчеләрне һәм аларның ата-аналарын горурлык белән билгеләп үтте һәм дипломнар тапшырды.

 - Искиткеч матур, күңелле бәйрәм  булды, - дип уртаклаша безнең белән бер баланың әнисе Мария. -  Шундый чаралар аркасында балаларыбыз күп милләт халыкларыфның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәнәләр, шулай ук  халык традицияләре белән танышалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International