Борынгы заманнан хәзерге заманга. Россиянең халык һөнәрләре "Каенкай" балалар бакчасындагы күргәзмәдә

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Безнең балалар бакчасында “Россиянең халык һөнәрләре”  тематик атналыгы булып узды. Атналык кысаларында барлык төркемнәрдә,  нәрсә ул халык һөнәрләре, илебез территориясендә  һөнәрләрнең нинди төрләре бар? дигән темаларга танып-белү әңгәмәләре үткәрелде. Сәнгати-эстетик үсеш  дәресләрендә төп бизәкләр һәм бизәкләп эшләнгән әйберләрнең үзенчәлекләрен өйрәнәләр.  Атналык нәтиҗәсе буларак, балалар бакчасы хезмәткәрләре,  тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары тарафыннан күргәзмә ясалды. Экспозицияләр  һөнәрләрнең төрле төрләре буенча оештырылган иде.

 Бизәкләп эшләнгән әйберләр - Гжель, жостов  поднослары, Хохлома, Дымков уенчыклары һ.б.лар. Балалар халык уенчыклары – матрешкалар белән таныштылар.

Өстәмә белем бирү педагогы Гатина Светлана Вячеславовна тәкъдим иткән чүпрәк курчаклар аерым кызыксыну тудырды. Балалар курчакларның алар нинди максатлар өчен файдаланылалар, шул төрләре белән таныштылар. Мәсәлән, булышчы курчак кухняда хуҗабикәгә  кухняны тәртиптә тотарга ярдәм итә. Бу гади генә курчак түгел, ә күп кенә башка курчаклар кебек үк, зур мәгънәгә ия. Карап торышка килбәтсез генә бу курчак  ярдәмче кыз булып үсеп җитүдә мөһим роль уйный.

Элек кызлар иң кирәкле һәм иң гади ашларны – мәсәлән, ботка пешерергә генә өйрәтәләр иде. Курчак кулында, һичшиксез, кашык тотып тора. Крупеничка курчагы  гаиләгә муллык алып килү өчен билгеләнгән. Аңа беренче уңыш бөртеге салына.

Түбәндәге экспозиция тимерче һөнәренә һәм агачка уеп рәсем ясауга багышланган. Күп кенә экспонатларны (урындыклар, статуэткалар) Яруллиннар гаиләсе бирде. Күргәзмәнең зур өлешен педагогларыбыз һәм кече тәрбиячеләребез оештырган иде.

Мәсәлән, борынгы чиккән әйберләр әлеге сәнгатьнең хәзергесе белән бик оста үрелеп барды. Кече тәрбиячеләребез  Гренадерова Ольга Ивановна  белән Салюкова Нина Викторовна бик күп менә дигән әйберләр тапшырганнар, алар бик күп матур-матур  картиналар чигәләр. Киез итек басуга һәм бәйләүгә багышланган экспозиция бик кызык килеп чыккан. Биредә балалар чын борынгы заман әйберләре: эрләү машинасы, орчык, чын йон һәм аңардан бәйләнгән әйберләр күрделәр.

Аны тәрбияче,  борынгылыкны бәяли белүче Зайцева Мария Ефимовна җыйган. Шуннан соң  борынгы кувшиннан алып “Керамика-Маркет” ЧҖҖ җитештерә торган заманча әйберләргә кадәр булган чүлмәк сәнгате әйберләре тәкъдим ителде.

Балалар тар муенлы чүлмәкләрне, вазаларны, миниатюр кирпечләрне бик яратып карадылар һәм аларга кагылып-кагылып алдылар. Әлеге экспозиция бакча тәрбиячесе Әхмәтшина Земфира Зөфәр кызы  ярдәмендә булдырылган.

  Без Татарстанда яшәгәнлектән, табигый ки, татар халкының һөнәрләрен  дә игътибарсыз калдыра алмак. Экспозициядә күн әйберләр: читек, сумка тәкъдим ителде. Балалар шулай ук чигелгән милли баш киемнәрен дә карадылар. Борынгы комган кызыксыну уятты.

Әлеге күргәзмә мисалында балалар илебез халыклары һөнәрләре белән таныштылар, борынгы  һәм хәзерге заман әйберләрен үз күзләре белән күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International