6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә Воскресение чиркәвендә Раштуа гыйбадәте булып узды

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

Төнге гыйбадәттә правослау динендәге кешеләр белән чиркәү шыгрым тулы иде. Бөек бәйрәм хөрмәтенә ул нарат агачлары белән бизәлгән иде. Ә ишегалдында  нәни Иисус белән вертеп ясап куелган.

 Гыйбадәт кылу вакытында мәхәллә кешеләре серле миро белән майлап чукындыру йоласын үти һәм күңелләрен чистарта алдылар.

 Алексеевск благочиниесе благочинные, протоиерей Павел Чурашов  Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллның, Түбән Кама  һәм Чистай епискобы Парменның Раштуа көне белән котлауларын укыды. Павел атакай, мәхәллә кешеләренә мөрәҗәгать итеп, бу - правослау христианнарының иң олы бәйрәмнәреннән берсе, дип билгеләп үтте.

 - Бүген без моннан 2019 ел элек бу дөньяга Христосның (Гайсә пәйгамбәр) килүенә  сөенәбез. Ул безнең җирдәге  рәхәтлекләребез: бай, сәламәт, озын гомерле  булуыбыз өчен түгел, ә безне гөнаһлардан саклап калу өчен килгән. Шуңа күрә  бүгенге бәйрәм  безнең коткарылуыбызның башы ул: әгәр Гайсә пәйгамбәр тумаган булса,  ул үлгәннән соң яңадан терелмәс һәм коткару эшен башкармас иде. Шуңа күрә Раштуа -  кышкы Пасха (Олы көн) кебегрәк бәйрәм ул. Димәк, без ул бәйрәмгә кушылырга,  андый вакыйганың әһәмиятен аңларга тиешбез. Амин.

Ә инде көндез  Раштуа күңел ачулары бик матур узды. Бәйрәм алдыннан  традицион мото- авто узышы булды. «Мотобратии во Христе» мотоциклчылары, “Свет миру” правослау яшьләре хәрәкәтендә катнашучылар алексеевскилыларга христианнарның бөек  бәйрәме турында хәбәр иттеләр: бистә буйлап  мотоциклчылар, автомобильчеләр колонналары һәм күчмә чаң кагу манарасы йөреп торды. Динамикадан яңгыраган халык җырлары һәм дини  җырлар, кыңгырау тавышы мәхәллә кешеләренә шатлык өләште. Мото-автоярышта катнашучылар  зур кибетләргә керделәр, анда сатып алучыларны һәм сатучыларны сөенереп, Раштуа колядаларын әйттеләр.

 Чиркәүдә догалар укыгач, ярышта катнашучыларны, шулай ук якшәмбе мәктәбе укучыларын һәм мәхәллә кешеләрен протоиерей Павел Чурашов  бәйрәм белән котлады. Ул якшәмбе мәктәбенә йөрүче балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды.

 Шуннан соң бәйрәм Чиркәү мәйданына күчте, анда  концерт һәм уеннар белән халыкның күңел ачулары башланды. Үзешчән артистлар мәхәллә кешеләре һәм якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр белән бергә  тамашачыларга бик матур Раштуа концерты күрсәттеләр, ул килгән кешеләрнең өшегән җаннарын җылытты. Күңелле конкурслар, уеннар, шулай ук  кайнар коймаклар белән чәй эчү Һәм янып торган учак тамашачыларга туңарга ирек бирмәде. Алексеевскилыларны Раштуа бәйрәме  белән  Алексеевск благочиниесе благочинные Павел Чурашов котлады. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин  район башлыгы Сергей Демидовның котлавын укыды.

 Бәйрәм мотоциклларда һәм кар бураннарында йөрү белән тәмамланды. Бала-чагалар, көн салкын булуга да карамастан, рәхәтләнеп тимер атларда йөреп, озак вакытка  күпме тәэсирләр алдылар.

  • Алексеевскига мине җитәкчебез  Алена Атарбаева, кызык һәм күңелле булачак, дип чакырды. 6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә без  якты Раштуа бәйрәмен Речное авылының гыйбадәтханәсендә төнге гыйбадәт вакытында каршыладык. Ә иртән мин мото-автоярышта катнаштым. Минем беренче катнашуым иде бу. Без кибетләр  буйлап йөрдек,  колядалар әйттек, Раштуаны данладык, үткән-барганнарны бәйрәм белән котладык. Аннары халык күңел ачулары башланды. Мин бәйрәмне үткәрүнең колачына гаҗәпләндем: бәйрәм концерты, артистлар, балалар,  матур киемнәр, ярышлар, мотоциклда йөрүләр. Оештыручыларга һәм анда катнашучыларның барысына да рәхмәт. Шундый бөек бәйрәмнең күләмен һәркемнең дә килеп күрә алуы нинди әйбәт, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Казан епархияснең яшьләр бүлеге каршындагы правослау театр студиясендә катнашучы Ксения Чередникова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International