Бәйрәм йомгаклары

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел каникуллары тәмамланып,  яңадан гадәти эш көннәре   башланды. Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү вакыйгалары бик тиз   узып китте, аларның бераз гына өлешен без укучыларыбызга сөйлибез.

Районның төп чыршысын ачу матур фейерверк һәм Кыш Бабайлар парады белән истә калды, ул узган ел азагында булды. Бәйрәм чарасына  “ Чыршыкай, ян! дип бергәләшеп әйтүгә  яшел урман гүзәленең төрле утлар чәчеп  яктырып китүен  күрү өчен балалар һәм өлкәннәр җыелды.

Быел Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү урыны алексеевскилыларны җәлеп итеп чакыру урынына әйләнде. Монда беренче тапкыр  яңа, 2019 елны каршылау оештырылды. Курантлар төнге 12 не сугуга ук алексеевскилылар утларның җем-җем итеп җемелдәве астында якыннарын һәм танышларын котлау өчен өйләреннән чыгып киттеләр. Күңелле музыка, бенгаль утлары, уен-көлке, гаҗәеп салют  -  Яңа ел төнендә бәйрәм итү урынына килгән кешеләр боларның барысын да күрделәр. Башка урыннарда да бәйрәмнән күтәренке кәеф алырга була иде.

 Барлык территориаль  җәмәгать үзидарәләрендә уеннар һәм күңел ачулар өчен мәйданчыклар оештырылды. Мәсәлән, “Үзәк” территориаль  җәмәгать үзидарәсе территориясендә ДОСААФ янында  чыршыны ачуда аграр колледж студентлары яшьләр   өчен  Яңа ел театральләштерелгән  тамашасы әзерләп күрсәттеләр. «Просторный» микрорайоны балаларын һәм кешеләрен сөендереп,  “Бал корты” балалар бакчасы янында  ылыслы гүзәлкәйнең утлары кабынды. Кыш Бабай әкият персонажлары белән уйнады, җырлады, малайлар һәм кызлар белән әйлән-бәйлән уйнады. Кыш Бабай, татлы ризыклардан тыш нәниләр өчен атларда йөрүне дә оештырды.  «Красный восток» клубында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы янында чара булып узды. Балалар, сәламәтлекләре белән проблемалары булса да, рәхәтләнеп күңел ачтылар һәм купшы чыршы янында йөгереп уйнадылар. Әлбәттә инде,  алар башкарган җырлары һәм шигырьләре өчен бүләкләр дә алдылар.

 2019 ел башлану белән төп чыршы янында Яңа ел марафоны башланды.  Мәдәният, мәгариф,  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук балалар-яшьләр спорт  мәктәбе хезмәткәрләре һәм тренерлары, 2 гыйнвардан башлап, һәр көнне актив ялны сөючеләр өчен бәйрәмнәр оештырдылар. Гаилә конкурслары, эстафеталар, җырлар, призлар һәм бүләкләр -  боларның барысы да   яңа, 2019 ел башланыр алдыннан якты хисләр өстәде.

 Алексеевскилылар социаль челтәрләрдә  Яңа ел чаралары үткәрү белән бәйләнгән эмоцияләрен күрсәтергә саранланмадылар.  Безнең Контакттагы төркемебездә язылучыларыбыз бәйрәмнәргә бистәбезнең матураеп китүен,  шулай ук бәйрәм мәйданчыклары эше оештырылуын билгеләп үттеләр, район җитәкчелеге исеменә мәктәп укучыларына Яңа ел пакетлары өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.

 Анна Егорова:

  • Сергей Анатольевичка  балаларга бүләкләр биргәне һәм сәхнә киемнәре тегүдә булышканы өчен зур рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар юлдаш булсын!

 Светлана Кислова:

  • Оештыручыларга зур рәхмәт! Бик күңелле һәм кызык булды. Балаларыбызга бирелгән бүләкләр өчен рәхмәт.

 

Илсөяр Хәмидуллина:

  • Барысы да бик шәп булды. Безгә бик ошады. Оештыручыларга рәхмәт.

 Людмила Пантелеева:

  • Әйе, Яңа елда бистәбезнең болай беркайчан да матур булганы юк иде әле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International