Биләр командасы волейбол буенча Алексеевск районы башлыгы кубогына ия булды. Ярышлар предприятие һәм оешмалар арасында Х Спартакиада кысаларында узды. Аларда җиде команда: аграр колледж, «Алексеевскдорстрой», 2 нче, 3 нче Алексеевск урта мәктәпләре, Биләр, Кр. Баран, Юеш Көрнәле командалары катнашты.
Кайбер коллективлар уенга катнаш составлар куйды, аларда кызлар уйнады. Уеннар 1 нче Спорт комплексында һәм 1 нче мәктәпнең спорт залында узды. Командалар ике төркемгә бүленде. Үз төркемендә җиңеп чыккан Биләр җыелма командасы финалда 2 нче Алексеевск урта мәктәбе командасы белән очрашты. Нәтиҗәдә каты сугышта биләрлеләр җиңде. Җиңүчеләргә кубок һәм призерларга дипломнарны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров тапшырылды.