Архив хезмәтенең 100 еллыгына. Саша Галанцеваның гаилә елъязмасы

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Истәлекле датага – Архив хезмәте төзелүнең 100 еллыгына  «Заря» (Таң”) газетасы редакциясе район архивы белән берлектә “Гаилә елъязмасы” исемле конкурс үткәрде. Йомгак ясап, яшь укучыбыз, конкурста җиңеп чыккан Саша Галанцеваның  гаилә елъязмасын бастырырга ашыгабыз.

– Мин, Саша Галанцева, сезгә үземнең нәсел тамырларым турында сөйләргә телим. Безнең гаилә агачыбыз Галанцев Иван Николаевич белән Галанцева Иулиания Исидоровнадан  башлана. Алар Казан губернасы Чистай өязе авылында яшәгән. Туганнарымның кем булуларын һәм нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен  белмим, мәгълүматлар күптән югалган. Ләкин миңа шунысы билгеле: аларның ике уллары – олы уллары Филипп һәм кечесе  Михаил (минем бабамның әтисе) булган. Ике уллары да грамоталы булып, бухгалтер булып эшләгән. Минем бабамның әтисе 1895 елда туа һәм 1958 елда бакыйлыкка күчә. Ул Алексеевскида яши. Кызылъяр авылы кызы Макарихина Акилина Артёмовнага өйләнә. Уллары туа. Аларның берсе – Валентин минем  әтиемнең бабасы була. Аның абыйсы  Борис яу кырларында хәбәрсез югала.  ВалентинАлексеевскида 1946 елдан, сугыштан соң яши башлый.   Әтиемнең бабасы Валентин фронтка 18 яше тулар-тулмас китә. Артиллерист-наводчик булып хезмәт  итә. Берлинга  кадәр барып җитә, яралана. Госпитальдән чыккач, Кызылъярга кайта. Күп тә үтми мәхәббәте  Валяны очрата. Валентина үзе дә Бөек Ватан сугышының барлык авырлыклары аша уза: һава көчләренә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт итә, күгебезне  Казан янында саклый. Җиңүне Польшада каршылый. Валентин һәм Валентина гаиләсендә балалар туа. Олы кызлары Лидия  – минем әбием. 1951 елда гаилә Пермь өлкәсенә күчеп китә, ләкин озакламый  үз якларына кайталар. Алексеевск районына кайтканнан соң бабаемның әтисе Валентин – сөт комбинатында, әбиемнең әнисе Валя “Ударница” артелендә, соңрак КБОда эшли. Шуннан пенсиягә китә.  Аларның кызлары Лидия (минем әбием) гомере буе нәфис әйберләр туку фабрикасында хезмәт куя. 1981 елда Лидия әбиемнең улы Александр (минем әтием) туа. 2005 елда әтием Украинаның Луганск  шәһәре кызы – әнием Светланага өйләнә. 2005 елда мин туганмын, ә биш елдан энем Данила дөньяга килде.  Әтием – “Алексеевскдорстрой”да, әнием “Эдем”да эшли. Энем белән икебез дә район үзәгенең 2 нче мәктәбендә укыйбыз.

 Гаилә агачы тамырын җәя бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International