Кече бизнеска ярдәмгә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Эшмәкәрләр залогсыз 1 миллион сум күләмендә займ ала алалар. Татарстанның Икътисад министрлыгы залогсыз алырга мөмкин булган займ суммасын арттырды. Яңалык кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына  бизнесларын  киңәйтү өчен каралган. Финанс ярдәме турында тулырак 8(843) 524-90-90 телефоны буенча.

Консультацияләрне шулай ук ТР эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды үткәрә. Адрес: Петербург ур., 28 нче йорт – Эшмәкәрләр йорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International