Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
СӘЛАМӘТЛЕК ПРОГРАММАСЫ КЫСАЛАРЫНДА
2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
СӘЛАМӘТЛЕК ПРОГРАММАСЫ
КЫСАЛАРЫНДА
Кичә Кыр Шунталысы авылында тантаналы төстә фельдшер-акушерлык пункты, шулай ук район
үзәгендә хатын-кызлар, балалар консультацияләре, стоматология поликлиникасы биналары ачылды.
Объектларны файдалануга кертү Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат
Садыйков һәм район башлыгы Сергей Демидов катнашында узды.
Озак көтелгән ФАПны ачуга бөтен авыл диярлек килде. Яңа медпункт фельдшеры Гөлшат Хәммәдиева
сөйләгәнчә, анда хәзер кешеләргә беренче ярдәмне күрсәтү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, ә эш
шартлары бик уңайлы:
– Элеккеге ФАП иске бинада урнашкан иде, анда тыгыз һәм шартлар юк иде. Хәзер исә бөтен нәрсә
бар. Эшлә дә эшлә генә. Бар да яңа. Нигездә бездә халык – өлкән яшьтә, шуңа күрә ярдәм сорап еш
мөрәҗәгать итәләр. Чакырган җиргә дә еш йөрергә туры килә. Хәзер исә район үзәгенә бармас өчен
биредән дарулар да сатып алырга була.
Дәрәҗәле кунаклар, авыл кешеләрен яңа ФАП белән котлап, бирегә бары тик профилактика өчен генә
йөрүләрен теләделәр.
– Өр-яңа гүзәл ФАП авылда республика социаль инфраструктураны төзү программасын гамәлгә
ашыруның ачык мисалы булып тора. Халыкка сәламәтлек, фельдшерга үз исәнлекләрен тикшереп тору
һәм бары тик аралашу өчен генә килүләрен телим, – диде район башлыгы Сергей Демидов.
Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстанда ел саен кырыкка якын фельдшер-
акушерлык пункты ачыла, дип билгеләп үтте. Марат Наил улы, әлеге пункт авыл халкына кирәкле
булачак, дигән ышаныч белдерде:
– Бирегә үз сәламәтлегеңне тикшерү өчен һәр көнне килүегезне телим. Сезнең сәламәтлегегез турында без
кайгыртырга тиешбез.
Авыл кешеләре исеменнән Татарстан Президентына һәм район җитәкчелегенә әйбәт бүләк өчен педагогия
хезмәте ветераны Гөлнур Ситдыйкова рәхмәт әйтте.
Яңарып киткән хатын-кызлар, балалар консультацияләре, стоматология поликлиникасы ачылышына үзәк район
хастаханәсе коллективы җыелды. Яңарып киткән хатын-кызлар консультациясе бинасы янында район башлыгы
Сергей Демидов бинага капиталь ремонт ясаган үзәк район хастаханәсенең аерылып торган хезмәткәрләренә һәм
“Стройдорсервис +” төзүчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Тантаналы өлештән соң министр һәм район
башлыгы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Фәхретдиновның озата йөрүендә хатын-кызлар, балалар
консультацияләрен, стоматология поликлиникасын карадылар, анда пациентлар һәм персонал белән
аралаштылар. Яңарып киткән балалар бүлеге бинасы турында дүрт яшьлек кызы белән табибка кабул итүгә
килгән Анна Камаева тәэсирләре белән уртаклашты:
– Миңа барысы да ошый. Бигрәк тә уен зонасы. Элек проблема бар иде: чиратта торганда балаңны кая
илтергә дә белми идең. Хәзер исә балалар анда уйныйлар, тавышлары да ишетелми, үзләре дә күренми.
Моннан хәтта өйләренә кайтасылары да килми, – диде елмаеп Анна.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2024 ел
Экояз волонтёрлары
Экояз волонтёрлары
«Беренчеләрнең» сыерчык оялары
«Беренчеләрнең» сыерчык оялары
16
апрель, 2024 ел
Экоязның 8 адымы
Экоязның 8 адымы
Экологик икеайлык: уңышны саклау
Экологик икеайлык: уңышны саклау
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз