Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турында БЕЛДЕРҮ

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

“Дәүләт кадастр бәясе турында”гы 3 июль, 2016 ел, 237-ФЗ  санлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы  Җир һәм милек мөнәсәбәтләре  министрлыгының   30 октябрь, 2018  ел, 3647-р санлы боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре расланды.

“Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау  турында”гы 2018  ел, 30 октябрь, 3647-р санлы  Татарстан Республикасы  Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  2018 ел, 16 ноябрьдә 4973 саны белән расланды.

Боерыкның күчермәсе, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре Татарстан Республикасы  Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында “Дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре” бүлегенең “Дәүләт кадастр бәясенең гамәлдәге нәтиҗәләре” бүлекчәсенең “Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы җирләре” бүлекчәсендә (http://mzio.tatarstan.ru/rus/zemli-selskohozyaystvennogo-naznacheniya-rt.htm) урнаштырылган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International