Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

 Декабрь башында традиция буенча Инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Ул Халыкара инвалидлар көненә туры китереп үткәрелә. Бу көн Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елның 3 декабреннән  билгеләп үтелә. Инвалидлар ункөнлеге  мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыять тормышында тулы кыйммәтле һәм тигез хокуклы катнашуын тәэмин итү өчен җәмәгатьчелек игътибарын аларның проблемаларына җәлеп итү  өчен үткәрелә. Бу көн әле тагын мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү юлларын да күздә тота. Нәкъ менә бу вакытта  мәдәният учреждениеләре, мәктәпләр, спорт  һәм социаль  оешмалар  коллективлары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә  күбрәк игътибар бирергә тырышалар.

 Районда инвалидлар ункөнлеге кысаларында хәйрия акцияләре һәм һәртөрле мәдәни-массакүләм, спорт чаралары уза. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор белән берлектә 3 декабрьдән 10 ына кадәр “түгәрәк өстәл”ләр, күчмә кабул итүләр, сәүдә комплексларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кизү торулар үткәрәчәкләр.

 

Исегезгә төшерәбез:  консультацияләрне  Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121 нче йортта 8(843-42) 5-49-85 телефоны, Алексеевск штб., Совет мәйданы, 6 нчы йортта 8(84341)2-30-77 телефоны буенча алырга мөмкин.

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International