ТРАДИЦИЯЛӘРГӘ ТУГРЫ КАЛЫП

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

 Алексеевскида мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Күңелле стартлар”  булды.

Менә өченче ел инде рәттән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр  уңай энергия алу һәм “Күңелле стартлар”да катнашу өчен 1 нче спорт комплексына  җыелдылар.

 Уеннарда катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин сәламләде, ул аларга актив тормыш белән яшәгәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Традиция буенча бәйгеләр дустанә һәм күңелле атмосферада узды. Катнашучыларга әйбәт кәеф алырга  балалар-яшүсмерләр мәктәбе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре һәм тренерлары булышты. Катнашучыларның барысы да татлы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International