Россиядә сыйфат атналыгын бәйрәм итәләр

2018 елның 9 ноябре, җомга

 Безнең илдә «Бөтендөнья сыйфат көне» бәйрәме ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә үткәрелә һәм 2018 елда 8 ноябрьгә туры килә. Бөтендөнья сыйфат көне 1989 елда ук оештырылган иде. Мондый бәйрәмне оештыру инициаторлары - БМО ярдәме белән эре халыкара оешмалар. Беренче тапкыр әлеге бәйрәм дөньяда 1989 елның 9 ноябрендә билгеләп үтелде.

"Бөтендөнья сыйфат көне» бәйрәменең төп максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын тәкъдим ителә торган продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфаты проблемасына җәлеп итү. Товарларга туры килергә тиешле беренче критерий – ул кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлык, икенчесе - алар билгеләнгән нормаларга, кулланучылар сорауларына һәм көтүләренә җавап бирергә тиеш.
 Сыйфатка күп нәрсә -  кешеләрнең уңайлы шартларда яшәве генә түгел,  ә физик сәламәтлекләрен саклау да, экологик яктан әйләнә-тирә мохитнең куркынычсызлыгы да бәйле.

Сыйфат мифик  төшенчә түгел, моның белән һәркем килешер. Бу - эчке балансның, сәламәтлекнең, гармониянең, күңел тынычлыгының  хәлиткеч факторы. Ялган һәм түбән сортлы әйберләр булмаган дөньяда яшәү рәхәт, уңайлы һәм куркынычсыз. Бәйрәмнең һәм аңа туры китереп үткәрелә торган чараларның социаль әһәмияте сыйфат һәм куркыныч булмаган продукция өлкәсендә  халыкның укымышлылык дәрәҗәсен күтәрүнең актуальлеге белән билгеләнә.

Европа сыйфат атналыгы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Алексеевск районында кулланучылар базарында бозуларны булдырмау һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның  хәбәрдарлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән төрле чаралар оештырылачак.

 Бу көннәрдә Россия кулланучылар җәмгыятенең ТР буенча территориаль органы һәм ОМС   белән бергәләп үзәк базарда кизү торулар оештырылды, кулланучылар өчен Подлесная урамы, 48 дә урнашкан «Пятерочка» универсамында (07.11.2018);  күп функцияле үзәктә (8 ноябрь, 2018 ел)  “консультация бирү өстәл”ләре үткәреләчәк,  гражданнар кабул ителәчәк (9 ноябрь, 2018 ел).

 Халыкның укымышлылык дәрәҗәсен күтәрү кысаларында кулланучылар базарына кагылышлы төрле темаларга басма мәгълүмати материаллар (буклетлар, плакатлар, брошюралар) таратылачак. Чаралар дәвам итә.  Европа сыйфат атналыгы үткәрелү уңаеннан  белгечләр 16 ноябрьдә “кайнар линия” телефоны аша товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты мәсьәләләре буенча тематик консультацияләр оештырдылар: Чистай шәһәре, 8(84342) 5-49-85.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International