8 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева “ТНВ” каналының “Здравствуйте!” иртәнге мәгълүмати-танып белү программасының кунагы булачак.
Татарстан Росреестры вәкиле туры эфирда телетамашачыларга 2019 елның 1 гыйнварендә үз көченә керәчәк законның төп нигезләмәләрен аңлатачак. Сүз гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен җиләк-җимеш һәм яшелчәчелекне алып баруы турында барачак.
“Здравствуйте!” программасын “ТНВ” телеканалында 9 нчы бер минутта карагыз.
Матбугат хезмәте