Ветеран юбилее

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018  елның 8 ноябрендә Бөек Ватан сугышы ветераны Носова Анна Петровнага 95 яшь тулды.

Анна Петровна Кузькино авылында (хәзер бу авыл юк инде,  чөнки ул су басып  китү зонасына эләгә) күп балалы гаиләдә туа. 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, барлык яшьтәшләре кебек үк,   “Родина” колхозында төрле эшләрдә эшли. 19 яшендә, 1943 елның июлендә, Алексеевск хәрби комиссариаты тарафыннан  Украина фронтына зенитчы итеп алына һәм Казанга зенит полкын формалаштыруга җибәрелә. Казаннан Киев янына озаталар, рядовой, төбәүче булып хезмәт итә. Коростень (Житомир өлкәсе,

Украина)  шәһәрендәге станциядә тимер юл депосын саклый, ә шәһәр үзе җимерелеп беткән була.

Аннары полкны Польшага, Варшавадан 80 км ераклыкка күчерәләр, Люблин, Демблин шәһәрләрендә булалар. 1945 елда демобилизацияләнә. “Германияне җиңгән өчен” медале, “2 нче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң үзен авыл хуҗалыгына багышлап, “Родина” колхозында  40 ел эшли.

Анна Петровна  дүрт бала тәрбияләп үстерә, хәзер аның 14 оныгы, 11 оныкчыгы һәм бер оныкчыгының кызы бар. Аны балалары һәм күп санлы туганнары чолгап алган, алар аны яраталар. Аңа мөнәсәбәт менә дигән, аны хөрмәт итәләр һәм аңа карата игелеклелек күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International