Алексеевскилылар истәлекле вакыйгада катнаштылар

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Измер авылы янында, «Согласие и Примирение» һәйкәле янында гражданнар сугышы корбаннары мәетләре яткан туганнар каберлеге урнашкан Алтай елгасы ярында шимбә көнне җирләү тантанасы булды.

 Исегезгә төшерәбез: беренче тапкыр 2015 елда биредә 31 корбанның җәсәде җирләнгән иде, шул чакта һәйкәл дә ачылды. Ә бу юлы тагын бер туганнар каберлегендә 39 кеше  күмелде. Алар  моннан нәкъ менә бер гасыр элек булып узган бәрелешләр урынында табылды. 1918 елның 1 августында биредә кызыллар  белән аклар арасында   подполковник Владимир Каппель командалыгында беренче сугышлар уза. Ә аннары шул ук территория яңадан сугыш хәрәкәтләре аренасына әйләнә. Бу сугышта күпме кеше язмышы чәлпәрәмә килә, күпме кеше җир астында ятып кала...

Сафларына  үткәннәребезгә битараф булмаган төрле яшьтәге кешеләрне берләштергән эзләү отрядлары әгъзалары да тарихи гаделлекне торгызырга омтылалар. Шушы чираттагы «Примирение и Согласие» вахтасында Спас районыннан “Болгар”, Яр Чаллыдан “Кадет”, Ульяновскидан “Текә яр”, Түбән Камадан “Татнефтепоиск”, Казаннан “Разведка”, “Чистайдан “Выстрел”,  Лаештан “Ялкын”,  Биләрдән “Яшьармияче-1” һәм “Яшьармияче-2” отрядларын тәкъдим иткән кырыктан артык кеше катнашты. Берничә көн эчендә алар җәсәдләрне җир астыннан казып алу буенча эзләү  эшләре алып бардылар. Вахтаның инициаторы һәм оештыручысы булып хаклы рәвештә  безнең “Болгар” чыгыш ясый. Аның  җитәкчесе –  Ким урта мәктәбе укытучысы   Борис Андриянов.

Тантана башланыр алдыннан правослау һәм мөселман йолалары буенча мәрхүмнәр рухына багышлап дога кылынды, аннары митинг булды. Җыелучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, ТР хәрби комиссарының хәрби-патриотик тәрбия буенча ярдәмчесе Мидхәтов, Алексеевск районының Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова чыгыш ясады. Ә биредә бу көнне район мәктәпләре укучылары, техникум студентлары, яшьармиячеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, шулай ук туган як тарихын кадерләгән бөтен кеше катнашты. Җирләү  тантанасында шулай ук Казаннан кайткан Комуч (Бөтенроссия учредительләр җыелышы әгъзалары комитеты) гаскәрләре башкомандующие Искәндәр Каппель да катнашты.

– Бүген шундый матур, кояшлы көн, анда  җылы  көзге буяулар бик күп, – диде ул, – тормышыбызны  кара болыт капламасын, бүгенге көн кебек һәрчак тыныч, якты булсын, халыклар бер-берсе белән сугышмасын... Эзләүчеләргә шушы мөһим һәм кирәкле эш эшләгәннәре өчен рәхмәт.

  Эзләү отрядлары командирларына һәм  эзләүчеләр төркемнәренә  Татарстан Республикасы хәрби комиссарының Мактау грамоталары, Спас һәм Алексеевск районнары башлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ниһаять, иң тантаналы мизгел җитте:  матәм тавышлары астында  эзләүчеләр җәсәдләрне туганнар каберенә төшерде, аннары орудиедән өч тапкыр  салют бирелде.

Һәлак булганнар истәлегенә митингта катнашучылар  бер минут тын торып хөрмәтләделәр, аннары каберләргә һәм һәйкәлгә чәчәкләр һәм гирляндалар куелды. Боларның барысы да гражданнар сугышында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр  булмавын, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр генә булуын ышандырырлык итеп күрсәтә.  Шуның белән бүгенге буыннарга  андый канлы вакыйгаларга  юл куймау гына түгел, ә бәлки бөтен көч белән истәлекләрен мәңгеләштерергә, исемсез  җирләү урыннарында ятучыларны җиргә иңдерергә тырышу да мөһим. Безнең бурыч – үткәннәр турында онытмау һәм хәзергене саклау.

Чыганак: “Новая жизнь”

       

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International