Казанда юл-транспорт вакыйгаларын рәсмиләштерү Үзәге эшли

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: юл-транспорт вакыйгаларын рәсмиләштерү процессын дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен чакырмыйча гына оптимальләштерү максатында “иминиятләүче-иминиятләнүче” хокук мөнәсәбәтләре кысаларында Казанда  юл-транспорт фаҗигаләрен  рәсмиләштерү Үзәкләре ачылды. Үзәкләр  Җиңү проспекты, 194 тә һәм Себер тракты, 48 дә урнашкан.

Үзәкнең эше Android  һәм IOS  ярдәмендә операция системасы базасында эшләүче “Автомобиль ярдәмчесе” мобиль кушымтасы белән тормышка ашырыла, ул мобиль җайланма камерасы ярдәмендә геопозициягә бәйләнгән юл-транспорт вакыйгаларын теркәргә мөмкинлек бирә. Аннары мәгълүмат Үзәк операторына җибәрелә, ул алынган мәгълүматларны чагыштырып карый, гаризаны раслый һәм юл-транспорт вакыйгаларына теркәү номеры бирә. Теркәү номеры, пароле һәм юл-транспорт вакыйгаларын теркәгән Үзәк адресы язылган  хәбәр катнашучыларның мобиль җайланмаларына килә.

 Кушымтадан файдалану  мөмкинлеге булмаган очракта юл-транспорт вакыйгаларында катнашучылар дәүләт автоинспекциясенең дежур часте белән элемтәгә керәләр. Диспетчер, гаризаны кабул итеп, матди зыян китергән юл-транспорт вакыйгасын ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка рәсмиләштерергә тәкъдим итә һәм фаҗига булган урынга авария комиссарын җибәрә. Урынга килгәч, авария комиссары “Автомобиль ярдәмчесе” кушымтасы ярдәмендә мәгълүмат җыя, теркәү номерын бирә һәм гаризаны юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү Үзәгенә җибәрә.

Авария комиссарларының хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Үзәктә юл хәрәкәтендә катнашучыларга администраторлар булыша. Үзәк составына юл-транспорт вакыйгалары турындагы хәбәрләрне мөстәкыйль  рәсмиләштерү урыннары, оператор-рәсмиләштерүчеләрнең, ЮХИДИ хезмәткәрләренең, иминият компанияләре хезмәткәрләренең, эксперт-бәяләүчеләрнең эш урыннары керә. Мәйданчыклар буйлап күчеп йөрү электрон чират системасы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә китерелгән матди зыян 100 мең сумнан артып китсә, эшкә ЮХИДИ хезмәткәрләре керешә. Барлык процедураларны үтәгәннән соң вакыйгада катнашучылар Үзәктә урнашкан  үзләренең иминият  компанияләренә мөрәҗәгать итә, транспорт чарасын карау процедурасын уза, “бер тәрәзә” принцибы буенча түләүгә гариза бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International